Мечеть Сулейман. Татарская мечеть

татарская мечеть

Илдар Баязитов: Ислам диненнән курыкмаска кирәк!

29.03.13

Татарстан мөселманнары тиздән яңа дини лидер сайларга әзерләнә. Хәзерге вакытта республика Диния нәзарәте башлыгы вазифаларын башкаручы Камил Сәмигуллин үзенә команда туплый башлады да инде. 28 яшьлек хәзрәт янәшәсендә мөселманнар арасында изге гамәлләре белән шактый танылган Илдар Баязитов та бар.

- Илдар хәзрәт, сез җитәкләгән “Сөләймән” мәчетендә шактый күркәм эшләр башкарылганын беләбез. Ә ни өчен менә сукырларга ярдәм итә башладыгыз?

- “Сөләймән” мәчетенә 2002 елда килгән идем. Мәчет Казанның Левченко бистәсендә урнашкан. Үзегез беләсез, шәһәр уртасыннан ераграк, кешеләр бик йөрми торган урын. Шуңа күрә, ничек булса да мәхәлләгә җан кертергә кирәк булды. Нинди алымнар кулланырга икән дип уйлана башладык. Максатыбыз мәчеткә кешеләрне күбрәк китерү, мәчет эшчәнлеге турында ишеттерү иде. Социаль яктан кирәкле гамәлләр кылырга керештек. Хәйрия акцияләре оештырырга алындык. Ятимнәргә, күп балалы гаиләләргә, ялгыз картларга, сугыш һәм хезмәт ветераннарына ярдәм кулы суза башладык.

Шулай ук җәйге лагерьлар эшчәнлеген дә җәелдереп җибәрдек. Җәйге лагерь уздырганда, яныбызга ике оныгын ияртеп бер апа килде. Мәчетебез бинасы кечкенә булу сәбәпле лагерь тулган иде инде, күп баланы сыйдыра алмыйбыз, шулай да 60 бала ала идек. “Апа, безнең урыныбыз юк бит”, - дигәч, ул ялвара башлады. “Зинһар ала күрегез инде”, - дип сорагач, мин аңа, ярар гариза языгыз дип, ручка белән карандашны өстәлгә куйдым. Ә ул селкенми. “Венера апа, языгыз гариза”, - дигәч, ул: “Мин күрмим бит”, - диде.

Икенче тапкыр мәчеткә ул рәхмәт сүзләре әйтергә килде. Оныкларының урамда буталып йөрмәгәненә, намазга өйрәнгәннәренә рәхмәт әйтте. Һәм шул вакытта үзенең дә Коръән укыйсы килү теләген җиткерде. Күрмәүчеләр өчен дә Коръәннәр бар бит, дим. “Кулыма Коръәнне тотып укырга өйрәнер өчен кая барырга икән?” дигән сорау бирде ул миңа. Безнең мәчетнең уку бүлеге җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинова белән киңәштек тә, Казанда яисә Татарстанда, Россиядә андыйларны укыта торган җирләр бармы икәнен эзләргә тотындык. Интернет челтәрләрен дә барлап чыктык, ләкин үзебезгә кирәкле мәгълүматны беркаян да тапмадык. Һәм Мәликә ханым шәхсән үзе Венера апаны чакырып, бергәләшеп өйрәнәбез, диде. Танышыбыз Төркиядән сукырлар укый алырлык Коръәнне алып кайтты, сукырлар өчен гарәп алфавитын тапты. Хәрефләрнең гарәп әйтелешләрен, тәҗвид кагыйдәләрен өйрәтә-өйрәтә башланган эш булды ул.

Венера апа Коръәнне үзе укый башлагач, бүтәннәргә дә бу хакта сөйләгән. Безнең мәчеткә күрмәүчеләр килә башлады. Аларның да дини белемгә омтылышлары көчле иде. Көндезге якшәмбе курсларын ачып җибәрергә кирәк таптык. Сукырларга Коръәнне, динне генә түгел, башка фәннәрне дә укытуны кертергә кирәклеген сизеп алдык. Аларның күбесе депрессия халәтендә икән. Яңа гына сукырайган кешеләр арасында үзләренә кул салырга уйлаганнары да бар. Статистикага күз салсагыз, башка инвалид категорияләре белән чагыштырганда, сукырлар арасында суицид беренче урында тора икән, чөнки адәм баласы дөнья яктылыгында йөри-йөри дә тиз-кинәттән генә караңгылыкка чума. Бу бик куркыныч халәт. Кеше яшәү ямен югалта. Шуңа күрә аларга рухи тернәкләндерү, Аллаһы Тәгаләне таныту, Аны бер дип белү белән бергә психолог ярдәме дә кирәк. Шулай итеп без үзебезнең янга психологларны да чакыра башладык.

Рухи тәрбия, фикһ, гакыйдә, башлангыч баскычта, элементар тернәкләнү, урамда, өйдә үз-үзеңне ничек тотарга, тормыш-көнкүрештә яраклашырга өйрәтәбез. Һәрвакыт өйләрендә кеше булмаска да мөмкин бит. Элементар чәй куюны, бәрәңге әрчү кебек эшләрне дә бездә өйрәнеп китәләр. Хәзерге тормышны компьютер, интернеттан башка күз алдына китереп тә булмый, шулардан да хәбәрдар булсыннар дип тырышабыз. Хәзер Jaws системасы барлыкка килде. Бу өлкәдә дә белгечләребез бар, алар әлеге система буенча Коръәнне өйрәтәләр.

2005 елны Мәликә ханым күрмәүчеләр белән эшли башлады. 2007 елда исә айлык курсларга күчтек. Россиянең төрле төбәкләреннән күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр агылды. Бер айда хатын-кызлар килсә, икенче айда ир-атлар килә. Шулай чиратлашып бездә өйрәнеп китәләр. Бүгенге көндә бездә күрмәүче дүрт мөгаллим белем бирә. Мәсәлән, Фәнис Мингәрәев компьютерны өйрәтә, Мөхәммәт Әмин улы - Брайль системасын, Илгизәр Сибгатов - төрле җирдә ориентлашуны.

- Дәреслекләр мәсьәләсе дә үзен сиздерми калмагандыр...

- Китаплар җитми, алар юк диярлек. Кайдан алырга дигән проблемага терәлгәч, без беренче Аллаһыдан, аннары меценатлардан ярдәм сорый башладык. Теләгебез принтер алып, Брайльча китап чыгару иде. Аллага шөкер, принтерлы да булдык. Хәзер безнең “Нур” исемле нәшрият үзәге эшләп килә. Анда Брайль буенча басмалар чыгарабыз, аудиокитаплар яздырабыз.

- Илдар хәзрәт, мөфтияттә бу эшчәнлегегез җәелдереләчәкме?

Миңа биредә социаль юнәлештәге эшне йөкләделәр, шуңа күрә, Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, сукырлар белән генә түгел, башка төр социаль яктан якланмаган катламнар белән дә нәтиҗәле эш алып барырга ниятлибез. Бер генә тернәкләндерү үзәге түгел, ә берничәне барлыкка китерергә кирәк. Инвалид балалар мәсьәләсе бик актуаль, чөнки ятим инвалид балаларны чит илләргә җибәрмиләр бит хәзер. Аларны үзебездә тормышка әзерләргә кирәк. Физик мөмкинлекләре чикләнгән шактый гына балаларның 18 яшькә җиткәч тә олы тормышка әзер түгеллеге ачыклана. Күбесе, минем уйлавымча, психик хастаханәләрдә яши. Наркотик һәм аракыга бәйләнгән кешеләр бар, аларны да дәвалап, яхшы тормышка әзерләргә кирәк. Бу юнәлештә кешегә ярдәм күрсәтсәк, әлбәттә, Алаһы Тәгалә эшебездә бәрәкәт бирер. Дин турында тискәре фикер язучылар бар, “Бу ислам дине бигрәк тә начар икән” диюләре дә мөмкин. Ислам диненең асылын белмәүчеләр болар. Безнең максат - хак динебезнең ярдәмчел, практик дин, матур һәм мөкәммәл бер система икәнен күрсәтү.

- Хәзрәт, сезгә яшьләр тартылуын беләбез. Бик күп яшьләребезне дин юлына бастырган кеше буларак та дан казандыгыз әле.

- Шундый вакыйга булды. Биектау районында беренче тапкыр мәчеттә эшли башлаганда, күрше авыдан яныма ике малай килеп керде. “Сез хәзрәтме? Без танышырга килдек”, - ди болар. Шулай итеп танышып киттек. Мәчеткә чакырдым, бик актив булдылар. Алар башка балаларны да чакырып, бер зур төркем җыелды. Шушы төркемнән хәзер барысы да диярлек дин юлында. Алар да мәдрәсәләр тәмамлап, дин эшләрендә тырышлык итәләр. Җиһаншиннар гаиләсе Семиозерское авылында үзләре мәчет тә салып куйды. Хәзер дә аралашабыз.

Мәчетебездә елына йөзләп баланы уздыра идек. Әле шундый вакыйга да булды. 2005 ел җәйге лагерь чорында тәрәзәдән карап торам, ачык киемнәр кигән бер хатын-кыз тәмәкесен ташлады да, мәчетебез ишеген ача. Янында баласы да бар. Малай да карап торышка хулиган гына күренә. “Урыным юк”, - дим, ә әнисе: “Сез алмасагыз, балам урамда йөреп бозылып бетәчәк”, - ди. Шикләнебрәк булса да, лагерьга алырга булдым. Ришатыбыз үзен бик актив бала буларак танытты. Ә бер ел узгач, җәй башланыр алдыннан яныма буй җитеп килә торган матур гына малай килеп керде. Игътибар белән карасам, Ришатыбыз икән. Лагерьга язылырга килгән. Намазга баскан, әнисе дә намаз укый, яулык белән йөри башлаган. Ришатның мәчеттә язып алган намаз кагыйдәләреннән өйрәнгән икән. “Әни, сиңа намаз укырга өйрәнергә кирәк дигәч, әни дә өйрәнде”, - дип сөйләде ул. Егетебез мәдрәсәне тәмамлады, бик диндар булып чыкты, әлхәмдүлилләһ.

- Хәзерге вакытта муллаларны кайда укытырга, дини белемне үзебездә генә алыргамы дигән мәсьәлә килеп туды. Бу җәһәттән сезнең караш нинди?

- Безнең мәдрәсәләр, дини югары уку йортларыбыз бар. Каядыр читкә китеп уку кирәк дип санамыйм, үзебездә дә кирәкле белемне алып була. Программалар төзелә, бу юнәлештә шактый зур эшләр башкарыла.

- Илдар Баязитов мөфтилеккә нишләп үз кандидатурасын куймаган икән дигән сорауларны еш ишетергә туры киләме?

- Илдар Баязитов эшли бит инде. Кандидатурамны куярга уемда да юк иде. Чөнки үз урынымда да эшләрем бик күп. Бу урында да шактый файдалы гамәлләр башкарырга мөмкин. Мөфти булырлык кешеләребез бар. Камил хәзрәтне алсак, ул Коръәнхафиз, белемле, яшь кеше. Шундый әзерлекле кешеләр булсын. Без моңа шат кына!

- Камил хәзрәт шактый яшь. Мондый зур җаваплы эштә көче, тәҗрибәсе җитәр микән?

- Тәҗрибә туплана торган байлык. Ул үзенә ярдәмчеләрне сайлап алды, без бер команда булып эшләргә әзер, булышырбыз Алла боерса. Карт булса, карт тарта алмас, дияр идегез. Батырлыгы бар, бик күпләр бу урыннан баш тарта. Бик җаваплы вазифа, күп эшләргә кирәк. Яшьлек кимчелек түгел, аптырамагыз, ул бик тиз уза торган халәт. Шөкер, дип әйтергә кирәк, без - татарларда да яшь чагында белем алып, яшьтән үк мөфти вазифасына куярлык дәрәҗәле кешеләребез бар дип. Карагыз, Әлбир Крганов мөфти итеп куелганда аңа нибары унсигез яшь иде. Тукаебызны гына искә төшерегез... Шуңа күрә Камил хәзрәтнең яшенә түгел, эшенә карап бәя бирерсез. Ә күпләр игътибар итә торган аның сакалы мәсьәләсенә килгәндә, пәйгамбәребезнең дә шундый зур сакалы булган. Шәригать буенча сакалның озынлыгы бер йодрык кадәр булырга тиеш.

- Ставрополь өлкәсендә хиҗап мәсьәләсе кискен тора. Татарстанда да бу җәһәттән берән-сәрән очкыннар кабынып алгалый. Мәктәпләрдә яулыктан йөрү мәсьәләсе ничегрәк хәл ителер икән?

- Хиҗап ябу яисә япмау - бик авыр мәсьәлә. Аны, әлбәттә, тыярга ярамый. Чәчен каплаган кызлар матур гына, итәгатьле, инсафлы күренә. Югыйсә, үзегез дә күреп торасыз, нинди бозыклык, ярым шәрә йөри башладылар, шәһәрдә генә түгел, хәтта авыл җирлегендә дә шул хәлләр икән бит инде. Яшьләрне мәчет һәм мәдрәсәләргә тарту мөһим. Чөнки мәчеткә йөргән бала бит тәмәке тартмый, аракы эчми, сүгенми, ата-анасына карата яхшы мөгамәләдә була. Ислам диненнән курыкмаска кирәк. Гади кешеләр мәгълүмат чараларын укып, ислам диненнән курка, аннары аны тыюны хуплый башлыйлар. Шул вакытта исламны тыйгач, төрле-төрле секталар баш калкыта. Ә бу секталарга ирек бирмәү лазем. Әби-бабаларыбыз йолаларына таянып эш итү мәслихәт, бу өлкәдә дә мирасыбыз шактый зур бит безнең.

Мөршидә КЫЯМОВА, intertat.ru

Новости мечети:

Заработал официальный сайт мечети «Ярдэм»

В Казани откроется Мусульманский учебно-реабилитационного центра для инвалидов по зрению и мечети «Ярдэм»

Как проводят ифтары (репортаж «Азатлыка»)


Обзоры исламских СМИ
татарская мечеть

татарская мечеть
Интересное из Интернета
татарская мечеть

Татарская мечеть.

Создание сайтов Казань
Этот замечательный сайт сделан в студии Ариф.Ру