23.04.13
Ульяновск өлкәсе «Сембер» татар бизнесменнары клубының 10 еллык юбилеенда татар-мөселманнар өчен мөһим проблемалар күтәрелде, актуаль идеяләр яңгырады. «Сембер» татар бизнесменнары клубы 2003 елда оеша һәм өлкәдә узган федераль сабантуйны оештыруны үз өстенә ала. «Сембер» бизнесменнары ярдәме белән өлкәдә мәчетләр төзелә, «Биләр» мәдрәсәсе ачыла, татар мәктәпләренә ярдәм күрсәтелә. Клуб вәкилләре милли, дини оешма эшләрендә актив катнаша, социаль эшчәнлек алып бара. Бүген клубны танылган мөселман бизнесмены Радик хаҗи Гафуров җитәкли. «Сембер» клубының эшләренең күп, нәтиҗәле, үзенең дәрәҗәле оешма булуын юбилейда катнашкан кунакларның күплеге дә күрсәтеп торды. Бәйрәмдә Ульяновск губернаторының эчке сәясәт буенча киңәшчесе Михаил Сычев, Татар эшмәкәрләренә ярдәм итү берлеге директоры Фәрит Уразаев, Ульяновскиның бизнесменнарга ярдәм итү корпорациясе рәисе Руслан Гайнетдинов, Татарстанның кече һәм урта бизнес берлеге рәисе Хәйдәр Халиуллин, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, «Ульяновский авиационный кластер»ның директорлар советы вәкиле Вильдан Зиннуров, Чүпрәле районы башкарма комитеты җитәкчесе Александр Шадриков һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты. Илдар Баязитов: «Миһербанлы татар бизнесменнары күбәя» Ульяновск өлкәсе бизнесменнар клубы юбилеена Мәскәү, Самара, Казан, Оренбург, Түбән Новгород, Саратов, Краснодар өлкәсе бизнес клубларыннан да кунаклар килгән иде. Шулай да Ульяннарга Казан кунаклары — мөфти урынбасары, «Сөләйман» мәчете имамы, «Ярдәм» фонды президенты Илдар хәзрәт Баязитов, Татарстан мөфтиятенең яшьләр бүлеге Айнур Әхмәтшин, «Хәләл» комитеты рәисе Марат Низамовның килүе шатлыклы вакыйга булды. Татарстан дини яктан лидерлыкны ала барган чорда, республика яңа мөфтиле булган чорда Казанга ышаныч арта бара. Илдар Баязитов юбилейда катнашучыларга Камил Сәмигуллинның сәләмен җиткерде, бизнесның, социаль эшнең дин өчен бик кирәкле эш булуына басым ясады. — Бизнесменнарның милли-дини эшләргә ярдәм итүе, социаль юнәлешкә өлеш чыгаруы гадәти күренешкә әйләнә баруы сөендерә. Бигрәк тә, социаль эшкә — ятимнәргә, инвалидларга, ярлыларга булышу бик күркәм гамәл булып тора һәм бу «Сембер» оешмасының дәрәҗәсен күтәрә. Авыр хәлдә калучылар арасында дин кардәшләребез, милләттәшләребез бик күп, шуңа бу катлам кешеләрне онытмаска кирәк-, диде Илдар хәзрәт Баязитов. «Сембер» бизнесменнары Татарстанда милли мәсьәләләр министрлыгы булдыруны сорый «Сембер» бизнесманнары рәисе Радик Гафуров үз чыгышында татар-мөселманнар өчен мөһим булган берничә проблеманы күтәрде. Шуларның берничәсе — Ульяновскида татар мәктәбен яңадан ачу, Татар мәдәниятен йортын милли вә дини оешмаларга бөтенләйгә тапшыру, төбәкара үсеш банкын булдыру. Шулай ук Гафуров Татарстанда милли мәсьәләләр министрлыгы оештыруны тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, бу оешма татарларны берләштерүдә зур урын тотачак. «Милли горурлык» премияләре тапшырылды «Сембер» клубы беренче тапкыр «Милли горурлык» премияләрен тапшырды. Премия биш номинациядә бирелде. «Туган тел» номинациясендә премиягә Ульян өлкәсе «Өмет» газеты редакторы Исхак Хәлимов, «Иҗтимагый эшчәнлек» номинациясендә «Болгар яңарышы» оешмасы рәисе Шәүкәт Богданов, «Хәйрия проекты» номинациясендә Үзәк нәзарәтнең Ульян мөфтие урынбасары, «Биләр» мәдрәсәсе ректоры Илдар Сафиуллин лаек булды. "Динилек» номинациясендә премия 82 яшьлек имам Миссияр Фәйзуллинга бирелде. Шулай ук «Сембер» клубының махсус премиясе белән оешманы башлап җибәрүче Равил Хуҗахмәтов олыланды. Гомумән алганда, «Сембер» клубы эшчәнлеге төбәктәге татарлар тормышында зур урын алып тора. Моны объектив процесс итеп кабул итәргә кирәк. Бу революциягә кадәр булган татар байлары системасын кайтару. Киләчәктә татар тарихында «Сембер» лаеклы урын алачак.
Новости мечети:
Обзоры исламских СМИ