Мечеть Сулейман. Татарская мечеть

татарская мечеть

Ингушетия президенты: “Сөләйман” мәчете эше сокландыргыч”

04.04.13

Ингушетия президенты Юныс бәк Евкуров Казанның “Сөләйман” мәчетенә килеп, Россиядә бердәнбер булган сукырларны тернәкләндерү үзәге белән танышты. Президентның “Сөләйман” мәчетенә килүе дәүләт дәрәҗәсендәге чарага, ә Россия мөселманнары өчен зур вакыйгага әйләнде.

Президентны “Сөләйман” мәчете имамы, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, “Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлов, “Сөләйман” сукырларны тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә ханым Гыйлметдинова каршы алды. Президент Евкуров белән мәчеткә Татарстан премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан президенты аппараты җитәкчесе урынбасары – эчке сәясәт департаменты рәисе Александр Терентьев, Мәскәү һәм Киров районы башлыгы Дамир Фәттахов килде.

Юныс Евкуров мәчеттә укучы сукырлар белән аралашты. Алар арасында Ингушетия һәм Чечня республикаларыннан да тернәкләнүче сукырлар бар иде. Ингушетия президенты “Сөләйман” мәчете эшчәнлеге белән соклануын, сукырларның тырыша-тырыша белем алуларын, чит өлкәләрдән килүләрен героизм дип атады.

Президент “Сөләйман” мәчетенең һәм үзәкнең зур эш алып баруын билгеләп, Илдар хәзрәт Баязитовка, Илһам Исмәгыйловка һәм Мәликә ханым Гыйлметдиновага рәхмәт хатларын тапшырды. Шулай ук Татарстан премьеры Илдар Халиков аларның әһәмиятле социаль эшчәнлеген югары бәяләп узды.

Ингушетия башлыгы Евкуров Мәликә ханымга рәхмәт хаты һәм чәчәкләр тапшырганда,аның сукырлар белән алып барган эшчәнлегенең сокландыргыч булуын әйтеп китте. “Сезнең сукырлар белән эшләвегезне бәяләп бетереп булмый”, диде Юныс Евкуров. Мәликә ханым Гыйлметдинова Юныс Евкуровка һәм Илдар Халиковка үзе язган “Зрячим о незрячих” китабын бүләк итте. Олы кунаклар “Сөләйман” мәчетенә зур уңышлар теләде.

Юныс бәк Евкуров сукырлар белән аралашкач, имам Илдар Баязитов кунакларны “Ярдәм” фонды, сукырлар өчен Луи Брайль системасы белән дини китаплар чыгаручы “Нур” нәшрияты эшчәнлеге белән таныштырды, сукырларның компьютер классын күрсәтте. Илдар Баязитов шулай ук Юныс Евкуровка Серов-Колахмәт урамнарында төзелеп килгән яңа мәчет эскизлары белән таныштырды. Яңа мәчеттә 60 якын инвалидны укытып булачак. Үз чиратында Ингушетия башлыгы үзләрендәге сукырларга ярдәм вәгъдә итте. Магас шәһәрендә Коръән хафизларга төзелгән үзәктә сукырлар өчен курслар ачу фикерен дә белдерде.

Ингушетия башлыгы Юныс Евкуров шулай ук Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашты.

Новости мечети:

Заработал официальный сайт мечети «Ярдэм»

В Казани откроется Мусульманский учебно-реабилитационного центра для инвалидов по зрению и мечети «Ярдэм»

Как проводят ифтары (репортаж «Азатлыка»)


Обзоры исламских СМИ
татарская мечеть

татарская мечеть
Интересное из Интернета
татарская мечеть

Татарская мечеть.

Создание сайтов Казань
Этот замечательный сайт сделан в студии Ариф.Ру